ТелRUTTEN

Гомуми мәгълүмат

Барлык сорауларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне infoparkingkzn@rambler.ru адресына юллагыз.

Түләүле парковкалар булдыруның максаты: «Казан шәһәренең бердәм автомобильләр кую мәйданчыклары» проекты башкалабыз урамнарында транспорт чараларын тәртипсез рәвештә кую мәсьәләсен хәл итүгә, җәяүлеләрнең, велосипедчыларның, җәмәгать транспортының һәм автомобильләрнең уңайлы хәрәкәте өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.

Проектның төп бурычлары:

  • урам-юл челтәрен автомобильләрдән бушату;
  • урам-юл челтәрендә автомобильләрне кую кагыйдәләрен бозу очракларын киметү;
  • түләүле парковкалар зоналарында хәрәкәт тизлеген арттыру;
  • автомобиль кую урыннарыннан файдалану әйләнешен арттыру;
  • түләүле зонага керүче шәхси автомобиль транспорты агымын киметү һәм җәмәгать транспортыннан, велосипед транспортыннан файдалануны стимуллаштыру;
  • трафикны һәм шуның нәтиҗәсе буларак атмосферага СО2 чыгаруны киметү;
  • шәһәрнең экологик торышын яхшырту;
  • шәһәрдә җәяүлеләр өчен зоналар һәм  велосипед юллары булдыру һәм аларны җиһазландыру өчен шартлар тудыру.

Казан шәһәренең автомобильләр кую мәйданчыклары белән идарә итүче оешма – «Шәһәрнең автомобильләр кую мәйданчыкларын оештыручы» муниципаль бюджет учреждениесе. Түләүле муниципаль урам парковкалары эшен оештыру, атап әйткәндә:  

  • парковкалар инфраструктурасын (автомобиль куйган өчен түләү системасы эшен җайга салу, түләүле парковка билгеләрен һәм мәгълүмат такталарын урнаштыру) булдыру;
  • Казан шәһәрендә түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту әлеге оешма вәкаләтләренә карый.