ТелRUTTEN

Паркомат

Автомобиль куйган өчен паркомат аша түләү түбәндәгечә башкарыла:

  • паркоматның төп менюсында «Автомобиль куйган өчен түләү» пунктын сайлагыз;
  • автомобиль кую зонасының номерын раслагыз яки тиешле номерны кертегез (Игътибар! Паркомат урнаштырылган автомобиль кую зонасының номеры автомат рәвештә чыгарыла);
  • автомобильнең теркәлү номерын һәм регион кодын кертегез (мәсәлән, А123АА16);
  • автомобиль кую вакытының озынлыгын (паркомат ярдәмендә автомобиль куюның минималь дәвамлылыгы автомобиль кую сессиясе башында – 60 минутны, алга таба тарификация белән 30 минутны тәшкил итә) күрсәтегез;
  • банк яки транспорт картасы ярдәмендә түләгез.


1.Халыкара түләү системаларының банк картасы ярдәмендә түләү:

  • банк картасын паркоматның махсус җайланмасына куегыз;
  • пин-код кертегез;
  • түләүне раслагыз;
  • картаны алыгыз һәм чекны саклагыз.
  • Түләгәннән соң, картадан автомобиль кую вакыты бәясенә тигез суммада акча салдырылачак. 

2.Транспорт картасы ярдәмендә түләү:

  • картаны валидаторга куегыз (түләү башкарылганны көтегез, бу 5 секунд вакытыгызны алырга мөмкин);
  • картадан автомобиль кую вакыты бәясенә тигез суммада акча салдырылачак;
  • картада калган сумманы белү өчен паркоматтагы төп менюда «Картада калган акча» опциясен сайлагыз.
  • Паркоматларның кайда урнашкан булуларын «Казан паркингы» порталының баш битендәге парковкалар картасыннан карап белергә мөмкин.
  • Паркомат акча КАБУЛ ИТМИ. Паркомат ярдәмендә түләгәндә, автомобиль куюны вакытыннан алда төгәлләү МӨМКИНЛЕГЕ ЮК.