ТелRUTTEN

Ташламалар

Түләүле парковкалардагы автомобиль кую урыннарына түбәндәге транспорт чараларын түләүсез кую (автомобиль кую урыннарын файдалану) каралган:
  • кичектергесез оператив хезмәтләрнең (ашыгыч медицина ярдәме хезмәте, янгыннан саклау хезмәте, полиция, хәрби автомобиль инспекциясе, авария-коткару хезмәте, федераль куркынычсызлык хезмәте органнары, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү органнары) тиешле тану билгеләре, төсле графика рәсемнәре һәм язулары булган автотранспорт чаралары – башка транспорт чараларын кую тыелган һәм тиешле юл билгеләре һәм (яки) тамгалары белән билгеләнгән инвалидларның автотранспорт чараларын кую урыннарыннан кала теләсә кайсы автомобиль кую урыннарында;
  • инвалидларның махсус автотранспорт чаралары;
  • Түләүле муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрендә каралган очракларда инвалидларның автотранспорт чаралары, инвалид баланың законлы вәкилләренең автотранспорт чаралары һәм инвалидларны йөртүче башка затларның автотранспорт чаралары.
  • электромобильләр – башка транспорт чараларын кую тыелган һәм тиешле юл билгеләре һәм (яки) тамгалары белән билгеләнгән инвалидларның автотранспорт чараларын кую урыннарыннан кала теләсә кайсы автомобиль кую урыннарына түләүсез куелалар.

Казан шәһәренең гомуми кулланыштагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларындагы түләүле муниципаль парковкалардан файдалану һәм аларда транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләре нигезендә тиешле юл билгеләре һәм (яки) тамгалары белән билгеләнгән инвалидларның автотранспорт чараларын кую урыннарында Юл йөрү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп җиһазландырылган һәм I, II төркем инвалидларның, шундый инвалидларны һәм инвалид балаларны йөртүче башка затларның автотранспорт чаралары бушлай куела.

Электромобильләрне куюга рөхсәт реестрына кертү өчен документлар исемлеге
  1. Муниципаль хезмәтне алу өчен гариза;
  2. Мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документы;
  3. Мөрәҗәгать итүченең вәкиле мөрәҗәгать иткән очракта мөрәҗәгать итүче вәкиленең шәхесне раслаучы документы;
  4. Транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык.