ТелRUTTEN

Юридик затлар өчен түләү ысуллары

Банк картасы

Банк картасы ярдәмендә түләү өчен юридик затларга тиешле банк белән килешү төзү зарур.

Әлеге ысул белән түләгәндә, төрле оешма хезмәткәрләре корпоратив банк карталарыннан (компаниянең хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле исәп-хисапларын башкару һәм чыгымнарын түләү картасыннан) файдалана алалар.

Корпоратив банк карталары ярдәмендә башкарылучы операцияләр:

  • РФ территориясендә Россия Банкы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле исәп-хисап эшләрен үткәрү өчен (шул исәпкә командировка чыгымнарын һәм кунаклар кабул итүне оештыруга тотылган чыгымнарны да кертеп) РФ валютасында акча алу;
  • РФ территориясендә хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле чыгымнарны, шул исәптән командировка чыгымнарын һәм кунаклар кабул итүне оештыруга тотылган чыгымнарны да РФ валютасында түләү;
  • РФ территориясендә РФ валютасында РФ законнары, шул исәптән Россия Банкы норматив актлары белән тыелмаган (чикләү куелмаган) башка операцияләр үткәрү;
  • командировка чыгымнарын һәм кунаклар кабул итүне оештыруга тотылган чыгымнарны каплау өчен акча алу;
  • РФ территориясеннән читтә командировка чыгымнарын һәм кунаклар кабул итүне оештыруга тотылган чыгымнарны чит ил валютасында каплау; РФнең валюта законнары таләпләрен үтәп, чит ил валютасында башка операцияләр башкару.

 

Шәхси кабинет.

Для того, чтобы оплачивать парковку с личного кабинета, необходимо зарегистрироваться на сайте parkingkzn.ru .  При таком способе оплаты Вы сможете удаленно оплачивать размещение транспортных средств сотрудников через веб-портал.
После регистрации доступны следующие опции:
  • Парковка счетын тулыландырырга
  • Парковка өчен түләргә
  • Парковканы туктатырга
  • Парковканы озайтырга
  • Операцияләр тарихын карарга
  • Профильне үзгәртергә