ТелRUTTEN

Веб-портал

parkingkzn.ru сайтында теркәлеп, шәхси кабинетыгызны булдырыгыз. Теркәлгәннән соң түбәндәге опцияләрдән файдаланырга мөмкин булачак:
  • парковка счетын тулыландыру;
  • автомобиль куйган өчен түләү;
  • автомобиль кую вакытын төгәлләү;
  • автомобиль кую вакытын озайту;
  • башкарылган операцияләр тарихын карау;
  • профильне редакцияләү. 
Парковка счетын тулыландыру.

В личном кабинете на web-портале parkingkzn.ru есть возможность пополнения баланса парковочного счета.

1 рәсем – parkingkzn.ru web-порталындагы шәхси кабинетта парковка счеты балансын тулыландыру

После нажатия на кнопку «Пополнить» откроется диалоговое окно со следующими вариантами пополнения парковочного счета:

  • СМС-хәбәр ярдәмендә;
  • банк картасы ярдәмендә Яндекс аша, комиссия – 5%;
  • Яндекс.Деньги ярдәмендә Яндекс аша, комиссия – 5%;
  • банк картасы ярдәмендә Казан Банкы аша, комиссия – 0%.

                                                                                      

2 рәсем – web-порталда парковка счетын 

тулыландыру ысуллары


Банк картасы ярдәмендә парковка счетын тулыландыру

Банк картасы ярдәмендә парковка счетын тулыландыру өчен исемлектән әлеге ысулны сайлап алырга һәм тиешле сумманы күрсәтергә кирәк. 

Банк картасы ярдәмендә тулыландыруның ике ысулы бар:

  • Яндекс аша, комиссия – 5%;
  • Казан Банкы аша.

Аерма башкарылган операция өчен алына торган комиссия күләмендә генә.

3 рәсем – Парковка счетын банк картасы ярдәмендә тулыландыру

 

1) Түләү сәхифәсендәге Assist  Казан Банкы системасында түләү ысулын сайлап алырга.

2) Сатып алучы турында мәгълүмат кертергә.

4 рәсем – Сатып алучы турында мәгълүматлар формасы

 

3) Алга таба түбәндәге мәгълүматларны кертергә кирәк:

  • карта номеры;
  • карта гамәлдә булган вакыт;
  • карта хуҗасының исеме һәм фамилиясе;
  • CVC2/CVV коды;

5 рәсем – Банк картасы мәгълүматларын кертү 

 

 

Парковка счетын банк картасы ярдәмендә тулыландырганнан соң, шәхси кабинеттагы баланс күрсәтелгән суммага артачак. Балансны тулыландыру турындагы мәгълүматны түләүләр тарихында да күреп булачак. 

 

Парковка счетын СМС-хәбәр ярдәмендә тулыландыру

 

Парковка счетын СМС-хәбәр ярдәмендә тулыландыру өчен исемлектән әлеге ысулны сайлап алырга һәм тиешле сумманы күрсәтергә кирәк.

 

6 рәсем – web-порталда парковка счетын тулыландыру ысуллары

СМС-җавап белән түләүне раслагыз.

 

7 рәсем – Түләүне раслау

 

Парковка счетын СМС-хәбәр ярдәмендә тулыландырганнан соң, шәхси кабинеттагы баланс күрсәтелгән суммага артачак. Балансны тулыландыру турындагы мәгълүматны түләүләр тарихында да күреп булачак.

Автомобиль куйган өчен түләү.

Картада парковка сайларга. «Автомобиль куйган өчен түләргә» төймәсенә басып, түләү сәхифәсенә күчәргә. Парковка сайлау өчен шулай ук «Түләүле парковкалар территориясе» бүлегеннән файдаланырга мөмкин. 

8 рәсем – Картада парковка сайлау

9 рәсем – Исемлектән парковка сайлау

Зона номерын тикшерегез.

Транспорт чарасының, регионны күрсәтеп, тулы номерын языгыз (A000AA116 форматында)

Автомобиль кую вакытының сәгатьләр санын (минутларны күрсәтмичә) языгыз.

 

10 рәсем – Түләү формасы

Автомобиль кую вакытын туктатырга һәм озайтырга. 

Автомобиль кую вакытын туктату өчен «Туктатырга» төймәсенә басыгыз.

Автомобиль кую вакытын озайту өчен «Озайтырга» төймәсенә басыгыз.

11 рәсем – Агымдагы автомобиль кую сессияләре
Башкарылган операцияләр тарихын карарга.

Башкарылган операцияләр тарихын шәхси кабинеттагы «Башкарылган операцияләр тарихы» бүлегендә карарга, шулай ук әлеге хисапны csv форматында күчереп алырга мөмкин.

11 рәсем – Операцияләр тарихы

 

Профильне редакцияләү.

«Профиль» бүлегендә түбәндәге гамәлләрне башкарырга мөмкин:

  • транспорт чарасы турындагы мәгълүматны бетерергә;
  • транспорт чарасын өстәргә;
  • электрон почта (e-mail) адресын алыштырырга;
  • телефон номерын өстәргә, үзгәртергә; 
  • исемне, фамилияне, җенесне үзгәртергә.