ТелRUTTEN

Транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләре

Казан шәһәренең гомуми кулланыштагы җирле әһәмияткә ия

автомобиль юлларындагы түләүле муниципаль автомобильләр кую мәйданчыкларыннан файдалану һәм аларда транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләре


Казан шәһәренең гомуми кулланыштагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларындагы түләүле муниципаль автомобильләр кую мәйданчыкларыннан файдалану һәм аларда транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) Казан шәһәренең гомуми кулланыштагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында урнашкан түләүле муниципаль автомобильләр кую мәйданчыкларыннан (алга таба – түләүле муниципаль парковкалар) файдалану тәртибен билгели һәм аларны үтәү түләүле муниципаль парковка территориясендә булган барлык затлар өчен мәҗбүри. Әлеге Кагыйдәләрдә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән затлар гамәлдәге законнар нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.


1. Гомуми нигезләмәләр


1.1. Муниципаль парковка территориясенә Казан шәһәренең гомуми кулланыштагы җирле әһәмияткә ия һәм Министрлар Советының – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендәге «Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында» 1090 нчы номерлы карарының 1 нче номерлы кушымтасында каралган тиешле юл билгеләре һәм тамгалары белән билгеләнгән автомобиль юлы участогы керә.

1.2. Автомобиль кую урыны – муниципаль парковкада бер транспорт чарасын кую өчен каралган һәм махсус билгеләнгән, кирәк очракларда җиһазландырылган урын.

1.3. Автомобиль кую сессиясе – транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкага куюның (автомобиль кую урыны белән файдалануның) вакыт аралыгы. Аның башы булып транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкага кую өчен аванс түләве керткән вакыт, ахыры булып Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге автомобильләр кую мәйданчыклары шәһәр порталында (https://parkingkzn.ru/) автомобиль йөртүче виртуаль парковка счетыннан акча салдыру юлы белән түләгән очракта – транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкадагы машина кую урыныннан алуны теркәгән вакыт, яки паркомат аша түләгән очракта – алдан түләп куелган вакытның төгәлләнгән мизгеле санала.

1.4. Муниципаль парковкаларда урнаштырылган юл хәрәкәтен оештыруның барлык техник чаралары, парковка эшен оештыру өчен каралган барлык стационар һәм мобиль объектлар, шул исәптән түләү кертү объектлары (паркоматлар), видеокүзәтү объектлары парковканың бер өлеше булып санала.

1.5. Муниципаль парковкалар транспорт чараларын саклау өчен каралмаган. Урлау һәм муниципаль парковкаларда транспорт чараларына өченче затлар тарафыннан зыян китерү куркынычы белән бәйле чыгымнарны транспорт чараларының хуҗалары үзләре каплый.

1.6. Әгәр дә тиешле билгеләр белән башка мәгълүмат бирелмәсә, түләүле муниципаль парковкаларның эш вакыты: эш һәм шимбә көннәрендә – 7.00 дән 21.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә – түләүсез.


2. Транспорт чараларын парковка территориясенә кую һәм аның өчен түләү тәртибе


2.1. Муниципаль парковкага бушлай куела:

2.1.1. кичектергесез оператив хезмәтләрнең (янгын хезмәте, гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч ярдәм хезмәте, полиция, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте, газ челтәренең авария хезмәте һ.б.) тиешле тану билгеләре, төсле графика рәсемнәре һәм язулары булган автотранспорт чаралары – башка транспорт чараларын кую тыелган һәм тиешле юл билгеләре һәм (яки) тамгалары белән билгеләнгән инвалидларның автотранспорт чараларын кую урыннарыннан кала теләсә кайсы автомобиль кую урыннарында;

2.1.2. инвалидлар тарафыннан файдалану өчен махсус җиһазландырылган автотранспорт чаралары (аларның хуҗаларының гамәлдәге законнар тәртибендә транспорт чарасының конструкциясен үзгәртергә рөхсәте булган очракта), Россия Федерациясе субъектларының халыкны социаль яклау органнары аша яки Россия Федерациясенең социаль иминиятләштерү фонды аша алынган (сатып алынган) һәм инвалидлыкны кисәтү яки инвалидларны реабилитацияләү өчен яңадан җиһазландырылган җиңел автомобильләре булган инвалидларның, шулай ук I, II төркем инвалидларның, шундый инвалидларны яки инвалид балаларны йөртә торган, Юл йөрү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп җиһазландырылган автотранспорт чаралары – инвалидларның автотранспорт чараларын кую өчен тиешле юл билгеләре һәм (яки) тамгалары белән билгеләнгән урыннарда;

Инвалидларга (инвалид баланың законлы вәкилләренә) автотранспорт чараларын кую урыннарыннан бушлай файдалану мөмкинлеге тудыру максатыннан «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Транспорт комитеты» муниципаль казна учреждениесе тарафыннан Казан шәһәренең инвалидларга автомобиль куюга рөхсәт бирү реестры (алга таба – Реестр) булдырылды. Инвалид, шулай ук инвалид баланың законлы вәкиле, бер инвалидка бер язма исәбеннән, Реестрга кертелү хокукына ия. Әлеге рөхсәт алга таба китереләчәк нигезләр буенча түбәндәге автотранспорт чараларына бирелә:

- инвалидның (инвалид балаларның законлы вәкилләренең) шәхси милке булып торган автотранспорт чарасына (шәхси милке булган автотранспорт чараларының саны буенча);

- инвалидка автотранспорт белән идарә итәргә ярамаган очракта инвалидларны (I, II төркем) яки инвалид балаларны йөртүче, Юл йөрү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп җиһазландырылган һәм башка затларныкы булган автотранспорт чарасына (бер автотранспорт чарасына карата);

- автомобиль хуҗасының гамәлдәге законнар тәртибендә транспорт чарасының конструкциясен үзгәртергә рөхсәте булган очракта инвалидлар файдалану өчен махсус җиһазландырылган автотранспорт чарасына (бер автотранспорт чарасына карата);

- Россия Федерациясе субъектларының халыкны социаль яклау органнары аша яки Россия Федерациясенең социаль иминиятләштерү фонды аша алынган (сатып алынган) һәм инвалидлыкны кисәтү яки инвалидларны реабилитацияләү өчен яңадан җиһазландырылган автотранспорт чарасына (бер автотранспорт чарасына карата).

Автомобиль куюга рөхсәт инвалидлык гамәлдә булган вакытка бирелә. Инвалидлыкның срогы билгеләнмәгән очракта автомобиль куюга рөхсәт чикләнмәгән вакытка бирелә.

2.1.3. электромобильләр – башка транспорт чараларын кую тыелган һәм тиешле юл билгеләре һәм (яки) тамгалары белән билгеләнгән инвалидларның автотранспорт чараларын кую урыннарыннан кала теләсә кайсы автомобиль кую урыннарында.

2.1.4. дипломатик вәкиллекләр, консуллык учреждениеләре (шул исәптән консуллыкның мактаулы вазифаи затлары җитәкчелек итүче консуллык учреждениеләре), халыкара (дәүләтара) оешмалар һәм аларның Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгында аккредитацияләнгән хезмәткәрләре милкенә караган автотранспорт чаралары.

2.2. Әгәр дә транспорт чарасын түләүле куюның вакыты түләүле муниципаль парковканың үзендә үк урнаштырылган тиешле юл билгеләре белән билгеләнмәсә, муниципаль парковкадагы автомобиль кую урыннарында транспорт чараларын урнаштыру (автомобиль кую урыннарыннан файдалану) эш һәм шимбә көннәрендә 7.00 дән 21.00 гә кадәр – түләүле, ял һәм бәйрәм көннәрендә – түләүсез.

2.3. Түләүле муниципаль парковка территориясендә пассажирларны утырту (төшерү) һәм йөк төяү (бушату) өчен транспорт чарасын 15 минуттан да озак булмаган вакытка туктату – бушлай.

2.4. Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкага куйган өчен түләү, түбәндәге ысулларны кулланып, аванс түләве кертү юлы белән башкарыла:

2.4.1. Халыкара түләү системаларының банк карталары яки Казан шәһәренең транспорт картасы ярдәмендә муниципаль парковкалардагы паркомат аша түләү.

Түләү банк картасында яки Казан шәһәренең транспорт картасында акча җитәрлек булган очракта (автомобиль кую сессиясенең минималь дәвамлылыгы өчен түләргә җитәрлек суммадан азрак булмаганда) башкарыла. Транспорт чарасын паркомат хезмәте ярдәмендә куюның автомобиль кую сессиясе башында минималь дәвамлылыгы – 60 минутны, алга таба тарификация белән 30 минутны тәшкил итә.

Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковка территориясенә кую вакыты һәм көне күрсәтелгән чек (талон) парковкадан файдаланган өчен паркомат аша түләү башкарылуны дәлилләүче документ булып санала.

2.4.2. Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге (мобиль кушымта) Казанның автомобильләр кую мәйданчыклары шәһәр порталында (https://parkingkzn.ru/) автомобиль йөртүченең виртуаль парковка счетыннан акча салдыру юлы белән түләү. Мобиль кушымта яки Казанның автомобильләр кую мәйданчыклары шәһәр порталындагы шәхси кабинет хезмәте ярдәмендә автомобиль куюның минималь дәвамлылыгы автомобиль кую сессиясе башында – 30 минутны, алга таба тарификация белән 15 минутны тәшкил итә.

Акча салдыру автомобиль кую урыныннан файдалана башлаган вакыттан алып файдалану төгәлләнгән вакытка кадәр башкарыла.

Муниципаль парковкадан файдалана башлауны, шулай ук файдалануның төгәлләнүен теркәү Казанның автомобильләр кую мәйданчыклары шәһәр порталында (https://parkingkzn.ru/) урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Виртуаль парковка счетын тулыландыру Казанның автомобильләр кую мәйданчыклары гомумшәһәр порталында (https://parkingkzn.ru/) түләү системалары һәм банк карталары ярдәмендә мобиль оператор счетыннан башкарыла.

2.4.3. Автомобиль кую сессиясе өчен кәрәзле элемтә операторының «3116» махсус номерына кыска текстлы хәбәр (SMS) җибәрү юлы белән түләү. Кыска текстлы хәбәр (SMS) җибәрү юлы белән автомобиль куюның минималь дәвамлылыгы автомобиль кую сессиясе башында – 30 минутны, алга таба тарификация белән 15 минутны тәшкил итә.

Түләү өчен дүрт урынлы 3116 номерына түбәндәге текст белән хәбәр юлларга кирәк: р16*зона_номеры*регионны_күрсәтеп_автомобиль_номеры*сәгатьләр_саны.

Автомобиль кую сессиясен озайту өчен дүрт урынлы 3116 номерына түбәндәге текст белән хәбәр юлларга кирәк: р16*х*сәгатьләр_саны.

Автомобиль кую сессиясен вакытыннан алда төгәлләү өчен дүрт урынлы 3116 номерына түбәндәге текст белән хәбәр юлларга кирәк: р16*с. Бу очракта файдаланылмаган вакыт өчен алдан түләп куйган сумма хәбәр җибәрүченең виртуаль парковка счетына кире кайтарыла һәм киләсе автомобиль кую сессиясен түләү өчен файдаланыла ала.

2.5. Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкадагы автомобиль кую урынына урнаштыручы зат, транспорт чарасын кую бушка булган очраклардан кала, түләүле шәһәр парковкасына транспорт чарасын куйган өчен автомобиль кую урынына керү вакытыннан алып 15 минут эчендә, әлеге Кагыйдәләрнең 2.4.1-2.4.3 пунктларында күрсәтелгән түләү ысулларының берсен кулланып, автомобиль кую сессиясен башларга тиеш.

Әлеге таләпне үтәмәү түләүле муниципаль парковкага транспорт чарасын куйган өчен түләмәү булып санала, аны үтәмәгән зат гамәлдәге законнар нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

2.5.1. Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкадагы автомобиль кую урынына урнаштырган зат автомобиль кую сессиясе төгәлләнгәннән соң түләүле муниципаль парковкадан чыгып китәргә тиеш.

2.6. Муниципаль парковкаларда тыела:

2.6.1. Автомобиль кую урыннарын резервта калдыру һәм автомобиль кую урыннары белән файдалануда башка киртәләр тудыру.

2.6.2. Билгеле бер төрдәге транспорт чарасы өчен махсус билгеләнгән автомобиль кую урынына, әгәр дә бу тиешле юл билгеләре яки (һәм) тамгалары белән каралган булса, башка төрдәге транспорт чарасын урнаштыру.

2.6.3. Транспорт чарасын автомобиль кую урынының чиген бозып урнаштыру. Транспорт чарасын автомобиль кую урынының чиген бозып урнаштырган очракта парковка өчен түләү автомобиль биләп торган урыннар санына карап алына.

2.6.4. Укып булмаслык, стандартка туры килмәгән яки дәүләт теркәү номерлары дәүләт стандартлары таләпләрен бозып урнаштырылган, дәүләт теркәү номеры булмаган, транспорт чарасының махсус билгеләнгән урыннарына дәүләт теркәү билгеләре урнаштырылмаган, шулай ук дәүләт теркәү билгеләре аларны танырга мөмкинлек бирмәүче яки тануда кыенлыклар тудыручы материаллар кулланып җиһазландырылган транспорт чарасын калдыру.

2.6.5. Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковка территориясендә парковкадан файдаланган өчен түләмәгән килеш калдыру.

2.6.6. Түләүле муниципаль парковка территориясен пычрату.

2.6.7. Түләүле муниципаль парковка территориясендә урнаштырылган җиһазларга зыян китерү.

2.6.8. Урам һәм парковка мәйданчыклары территорияләрен җыештырырга комачаулык итү.