ТелRUTTEN

"Казан паркингы" мобиль кушымтасы

          


«Казан парковкалары» дип аталучы мобиль кушымта ярдәмендә Казан шәһәрендә парковкалар эзләргә һәм муниципаль парковкалар өчен түләргә мөмкин. Шулай ук әлеге кушымта:

  • төрле типтагы парковкалар табу;
  • парковкалар турында өстәмә мәгълүмат (атамасы, адресы,бәясе, сыйдырышлыгы, картадагы урыны һ.б.) алу;
  • автомобиль куйган өчен онлайн режимда түләү;
  • автомобиль кую сессиясен онлайн режимда вакытыннан алда төгәлләү;
  • автомобиль кую сессиясен онлайн режимда озайту;
  • агымдагы парковкаларны карау;
  • түләүләр тарихын карау;
  • парковка счеты белән идарә итү (агымдагы счетны карау,  аны тулыландыру) һ.б. өчен уңай.

Автомобиль кую сессиясен вакытыннан алда туктаткан очракта тотылмаган акчалар виртуаль парковка счетына кире кайтарыла. Аларны киләсе автомобиль кую сессияләрен түләү өчен файдалана аласыз.

Мобиль кушымта ярдәмендә автомобиль куюның минималь дәвамлылыгы автомобиль кую сессиясе башында – 30 минутны, алга таба тарификация белән 15 минутны тәшкил итә.