«Казан паркингы» кушымтасының (алга таба – Кушымта) әлеге Конфиденциальлек сәясәте РФ, 420111, Казан шәһәре, Островский урамы, 23 йорт, 1 корпус адресы буенча урнашкан һәм Кушымтаның администраторы һәм хуҗасы булып торучы «Казан шәһәренең Транспорт комитеты» (ИНН 1655108871) муниципаль казна учреждениесе Кушымтасыннан файдалану барышында «Казан паркингы» кушымтасын кулланучылар (алга таба – Кулланучылар) тарафыннан тапшырыла торган мәгълүматка карата гамәлдә.
«Казан шәһәренең транспорт комитеты» муниципаль казна учреждениесе (алга таба – Администрация) Интернет челтәрендә Сезнең конфиденциальлекне саклау буенча йөкләмә ала. Әлеге Конфиденциальлек сәясәте шәхси мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм саклауның барышы турында сөйли. Кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау мәсьәләсе Администрациянең игътибар үзәгендә. Безнең Кушымтадан файдаланып, Кулланучы шушы документта урын алган мәгълүматны җыю һәм файдалану кагыйдәләрен куллануга үзенең рөхсәтен бирә.
Җыела торган мәгълүмат
Теркәлү вакытында Администрация Кулланучыдан түбәндәге мәгълүматларны сорый:
- фамилиясе;
- исеме;
- электрон почта адресы;
- телефон номеры.
Мәҗбүри тәртиптә бирелергә тиешле мәгълүмат Администрация тарафыннан махсус маркировкалар ярдәмендә билгеләнгән, башка төр мәгълүматны бирү Кулланучыларның үз ихтыярында.
Кушымтадан файдалану өчен җайланма хәтереннән файдалануга рөхсәт булу, мобиль челтәр һәм GPS ярдәмендә урнашу урынын билгеләү һәм Интернетка тоташу мөмкинлеге булу зарур.
Әлеге Конфиденциальлек сәясәте Кушымта өчен генә файдаланыла ала. Администрация Кушымтада урын алган сылтамалар аша керү мөмкинлеге булган өченче затларның сайтларын контрольдә тотмый һәм алар өчен җавап бирми. Өченче затларның сайтында Кулланучыдан башка төр мәгълүмат җыелырга һәм соралырга, шулай ук башка гамәлләр башкарылырга мөмкин, Администрация алар өчен җавап бирми.
Администрация Кулланучы тарафыннан бирелә торган мәгълүматның дөреслеген һәм Кулланучының эшкә яраклылыгын тикшерү белән шөгыльләнми. Ләкин Администрация, Кулланучы дөрес һәм тулы мәгълүмат бирүне исәпкә алып, әлеге мәгълүматны актуаль хәлдә тота. Дөреслеккә туры килмәүче мәгълүмат биргән өчен карала торган җаваплылык Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән.
Мәгълүматны файдалану
Түбәндә Кулланучыга кагылышлы шәхси мәгълүматны файдалануның кайбер ысуллары китерелә:
- эчке хисап алып бару өчен;
- Кулланучы сораган мәгълүматны бирү һәм хезмәт күрсәтү өчен;
- хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен;
- урлашуларны һәм Кушымтадан, Кушымта хезмәтләреннән законсыз файдалануны булдырмау һәм, булган очракта, аларны ачыклау өчен;
- статистика мәгълүматларын формалаштыру өчен.
Кулланучылар биргән мәгълүматны саклау
Администрация Кулланучылар биргән мәгълүматны законсыз яки очраклы рәвештә ачу, юкка чыгару, үзгәртү, блокировкалау, күчермәсен алу, тарату, шулай ук аның белән өченче затларның башка төр законсыз гамәлләр башкаруыннан саклау буенча кирәкле һәм җитәрлек дәрәҗәдә оештыру һәм техник чаралар кабул итүне тәэмин итә.
Мәгълүматны ачу
Администрация Кулланучыга кагылышлы мәгълүматны сатмый һәм Кулланучының рөхсәтеннән башка аны өченче затларга тапшырмый.
Кулланучы турындагы шәхси мәгълүматны тапшыру очраклары:
- Кулланучы рөхсәте белән өченче затлар тарафыннан тоткарлыксыз хезмәт күрсәтү өчен;
- махсус хезмәт органнарына кирәк булган яки закон таләп иткән очракларда.
Башка мәгълүмат
Әлеге Кушымтадан төрле яшьтәге балалар тоткарлыксыз файдалана ала.